Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаеваның күз төпләре ник күгәргән?

Яшь җырчыны чыгырыннан чыгарганнар.

Яшь җырчы Гөлназ Асаева үзенең күз төпләре каралып торуга игътибар иткән подписчикларына ачуланган.

Ачу белән төшерелгән видеоны җырчы үзенең социаль челтәрләренә урнаштырган. Ул үзен шундый адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткәнлеген дә сөйләгән.

- Минем күз төбем коточкыч күгәргән, дип язалар. Чәнчелеп китегез! Сезнең дә социаль челтәрдәге битләрегезгә кердем, сезнең йөзләрегезгә карадым. Күзләргә яшьләр тула, - дигән җырчы. Бу вакытта аның ире Вилданның көлүе ишетелә.

Асаева инде берничә тапкыр күз төпләренең күгәреп торуы турында әйтте. 2021 елның җәендә кыз үзенең сәламәтлеге белән бар да тәртиптә булуын аңлатты - ул табибларда махсус тикшерелде.

- Нигә сез минем күз төбемә бәйләнәсез? Мин аларны нишләтим соң? - дип җавап бирде ул чакта милли эстрада йолдызы.

Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк