Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина Ольга Бузованы уздырган

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның «Әнкәй, мин еламыйм!» җыры Россия эстрадасы рейтингында югары баскычка ия булган!

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның «Әнкәй, мин еламыйм!» җыры Россия эстрадасы рейтингында югары баскычка ия булган!

Әлеге җыр бэндлинк сервисында Россия җырчыларын да узып китеп, 14нче урынга урнашкан. Хәтта Элвин Грей белән Ольга Бузова да артта калган. 

– Җыр бик озак әзерләнде. Ул гыйнвар аенда ук чыгарга тиеш иде. Ләкин мин рухи яктан аңа әзер булмадым, җырны яздыру бик авыр бирелде. Бу җырны бөтен күңелемне биреп башкардым. Мөгаен, шуңадыр ул Россия рейтингына кергәндер. Бу – минем тормышымда беренче мондый җиңү. Тамашачым, тыңлаучым җырымны йөрәге аша үткәреп кабул иткән икән, мин моңа бик бәхетле! – диде безгә Гөлсирин Абдуллина.   

«Әнкәй, мин еламыйм» җырын композитор Гүзәлия белән шагыйрь Венер Фәттахов иҗат иткән. Ильмир Әзһәмов аранжировка ясаган. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк