"Голос"та - татар кызы!
Ралинаның укытучысы - "Ямьле" вокалисты - Альбина Казыханова
«Голос. Дети» проектының «тыңлап карау» этабында Казаннан Ралинә Ибраева уңышлы чыгыш ясады. 10 яшьлек вокалчыга Егор Крид кәнәфие борылды. Кыз Леонид Агутин репертуарыннан «Самая лучшая» композициясен башкарды. Ралинә дүрт яшеннән җырлый. Тамашага кыз әнисе Рузалия һәм педагогы Альбина белән килгән иде. Альбина исә күпләргә таныш. Ул "Ямьле" төркеме солисткасы. "Бу уңышка авыр хезмәт нәтиҗәсендә килдек", - ди Альбина.
Әлегә Ралинә тугызынчы сезонда катнашкан бердәнбер Татарстан кызы. «Ура! Мин иң яхшы остаз командасында. Барыгызга да ярдәмегез һәм матур сүзләрегез өчен рәхмәт!» - дип язган ул үзенең Instagramында.
Кызлаааар, сокланабыз! Уңышлар Сезгә! Әйдәгез, бергә җан атыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк