III «Tamga» режиссерлар лабораториясе
19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе уза. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь Мәскәү режиссерлары катнаша: Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов.
19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе уза. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь Мәскәү режиссерлары катнаша: Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов.
Алар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерли. 24 нче апрельдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. Чараның төгәл вакытын өстәмә хәбәр итәчәкбез. III нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтъчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылды.
Театр һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. Лаборатория – театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да. Быелгы «Tamga»ның темасы – «Мин. Мәктәп. Дөнья». Без сезне яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында уйланырга, сөйләшергә чакырабыз.
Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк