Логотип
Хәбәрләр

Ильмира Нәгыймова: «Чүттән генә күлмәксез калмадым»

Ильмира Нәгыймова шушы көннәрдә яңа җырына клип төшереп йөргән иде. Ул съёмкалар вакытында аның белән булган кызыклы очрак белән уртаклашты.

Ильмира Нәгыймова шушы көннәрдә яңа җырына клип төшереп йөргән иде. Ул съёмкалар вакытында аның белән булган кызыклы очрак белән уртаклашты.

«Чүттән генә күлмәксез калмадым», – дип яза артистка инстаграм тасмасында. Баксаң, клип төшергән мизгелдә җырчының күлмәгенә ат басып, күлмәген ерта язган икән.

Тамашачылар ничек ат аягына басмыйча калды икән, дип шаккатканнар. Алар Ильмирага сак булырга һәм башка чакта атны үзенә алай ук якын китермәскә киңәш иттеләр.

Җырчының клибында чит ир-ат катнашканы да билгеле. Кайбер тамашачыларга бу күренеш ошамаган. «Нишләп Руслан белән түгел? Син ялгызың түгел бит, Ильмира. Конфет кәгазенә төреп йөртмәле ирең булганда чит кеше белән төшәсең. Үткән гомер кире кайтмый ул!» – дип яза бер ханым.

Сүз уңаеннан, «ирең кайда?», дип язучыларга Ильмира Нәгыймова хәтта аерым пост багышлап язган иде. Хейтерлар үзәгенә үткән, ахрысы...

«Соңгы арада минем кыяфәтемә бик каты бәйләнә башладылар. Узеңне генә куясың, узеңне яратасың, туйдырдың, ашарга пешергәнеңне, сыер сауганыңны, балаларыңны куй һәм... Кайда ирең???

Мин чит кешенең фикерләре белән яшәмим. Нәрсә куясым килә, шуны куям! Минем аккаунт, минем иҗатым сезгә кызык булмаса, сезне беркем дә мәҗбүри монда тотмый. Ә менә мине мыскылларга кирәкми! Мин дә кеше баласы. Минем әни көн дә барлык комментарийларны укып бара. Ул 5 бала анасы, аның надан нулевой аккаунттан язган комментарийларыгыздан күңеленә бик авыр.

Мин аны гел тынычландырам. Минем гомергә әти-әнинең битенә кызыллык китергәнем булмады hәм китермәячәкмен дә.

Балачактан ук тырыш идем, үз көчем, тавышым белән сәхнәгә мендем. Сез минем турында, нинди авырлыклар кичергәнемне белмисез. Мин аны күрсәтмим hәм курсәтмәячәкмен дә, чөнки мин андый кеше түгел! Читтән барысы да башкача күренә шул.

Тиздән сезне яңа клипларым hәм җырларым белән сөендерәчәкмен! Шәхси тормышыма кагылмагыз! Башка «ирең кайда?» дип сорамагыз!» – дип яза Ильмира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк