Логотип
Хәбәрләр

Ильмира Нәгыймова: «...ул мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде»

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы турында һаман имеш-мимешләр йөри. Шул исәптән тамашачылардан җырчыларга хатлар килеп тора. Ильмира Нәгыймова үзенә килгән хатларның берсенә җавап бирергә булган.

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы турында һаман имеш-мимешләр йөри. Шул исәптән тамашачылардан җырчыларга хатлар килеп тора. Ильмира Нәгыймова үзенә килгән хатларның берсенә җавап бирергә булган.

Рифат исемле бер ир-ат: «Русланны түбәнсетмәкче булды, ә үзеннән барлык халык көлде. Руслан өстен булып калды. Бар халык аны ярата», – дип язган артисткага. Ильмира исә сторислар аша җавап биргән: «Бәхет сезгә, чын күңелдән. Минем ниятем Русланны түбәнсетү түгел, исән калу иде. Чөнки ул мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде».

«Күңелем тула. Бу нинди гаделсезлек? Мин бик нечкә күңелле һәм шул ук вакытта көчле хатын-кыз. Нигә кешеләр шулкадәр явыз? Каян шушы явызлык белән башкаларны шул хәтле күрә алмау килә икән? Ир-атлар турында әйтеп тормыйм инде, хатын-кызларда да авыр вакытта теләктәшлек күрсәтү дигән әйбер юк икән», – дип яза ул.

Сүз уңаеннан, бүген җырчыларны судта аерганнар. Суд утырышы алдыннан Ильмира: «Тагын нәрсә уйлап чыгарырлар, карарбыз», – дип язган иде. Бераздан соң ул суд карарын фотога төшереп элде һәм «Булды! Бу тема ябык!», диде.

Фото: Татар-информ

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Русланга алдагы тормышында тазалык, унышлар телим! Тагын матур жырлары, тавышы, моннары белэн безне шатландырырырга язсын!!! Аны халык ярата!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ильмира! Эле сез бик яшь, бик матур, бик монлы хэм бик кочле шэхес! Килэчэк тормышыгызда ак бэхетлэр, ныклы сэламэтлек, ор-яна жырлар, биек ижади урлэр котеп торсыннар! Хормэт белэн Раушания-Яшел Узэн!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ильмира бик таланты жырчы. Унышлар сезгэ. Хэркемнен уз юлы. Бэлки шулай яхшы рак булган дыр.