Логотип
Хәбәрләр

Илназ Гарипов: «Йөрәге авыру булгач, әниемә “химия” алу ярамады...»

Татар эстрадасы артисты Илназ Гарипов яшь булуына карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, зур югалтулар кичергән. Бүген Илназ белән тормышындагы авыр еллары турында сөйләштек.

Татар эстрадасы артисты Илназ Гарипов яшь булуына карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, зур югалтулар кичергән. Бүген Илназ белән тормышындагы авыр еллары турында сөйләштек.

– Ничә яшеңдә әтисез калдың?
– Алты яшемдә. Әтигә инсульт булды. Мин аны бик начар хәтерлим. Әти кара ипине өчпочмаклап кисеп, сарымсак белән сылап, табада кыздыра иде. Шуны мәңге онытасым юк. Әтигә нибары 36 яшь иде. Аның артыннан бабай үлде, ә бераздан карт әби дә китеп барды. Абыйны, мине әни белән әби үстерде.

– Әниең Галиябану апа озак чирләдеме?
– Әнинең йөрәге авыру булды. Шул сәбәпле, гел аңын югалтып егыла иде. Башта бу елга яки ике елга бер – бик сирәк булды. Эше дә бик авыр иде инде. Иртәнге сәгать 3тә торып фермага китә иде. Авыл җирендә аның егылганына артык игътибар итмәгәннәр. Дару биргәннәр дә шуның белән онытылган. Мин әле дә корвалол исен яратмыйм. Ә инде без үсә төшкәч, әнине хастаханәгә алып барганнар. Табиблар йөрәгенә операция ясарга тәкъдим иткән. Ләкин әни операциядән баш тарткан.

– Ләкин әниең йөрәк чиреннән үлмәде дип беләм...
– Берзаман әни эченә зарлана башлады. Казанга барып, тикшеренеп кайттык. Башта таш бар, диделәр. Авыртуы көчәйгәч, тагын хастаханәгә бардык. Колоноскопия аша тикшергәннән соң, әнигә «эчәклек рагы» дигән диагноз куйдылар. Әни бик сабыр кеше иде. Эче авыртса да, зарланмады. Әмма авыртуы шулкадәр көчле булган, бөгәрләнеп ята иде.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк