Логотип
Хәбәрләр

Илназ Минвәлиевның әтисе үләр алдыннан хат язып калдырган

Җырчы Илназ Минвәлиев гаиләсенә кайгы килүен, 70 яшьлек юбилеен уздырган көнне әтисе вафат булуын «Интертат» язган иде. Өчесен уздырырга кайткач, Илназ әтисенең әнисенә багышлап язган соңгы хатын табып алган.

Җырчы Илназ Минвәлиев гаиләсенә кайгы килүен, 70 яшьлек юбилеен уздырган көнне әтисе вафат булуын «Интертат» язган иде. Өчесен уздырырга кайткач, Илназ әтисенең әнисенә багышлап язган соңгы хатын табып алган. Ул көндәлекне сторисларында күрсәткән. «Әти әнигә иң матур сүзләрен язып калдырырга тырышкан», – ди.

«Телим сиңа кояштай нык сәламәтлек, 

Сызламасын аяк-кулларың.

Озын-озак, сөеп, сөелеп яшә.

Эз калдырсын тормыш юлларың.

Авырма, сабыр бул, бер кайгыга да бирешмә! Сиңа тагын бер кат саулык-сәламәтлек, тазалык-байлык телим. Теләкләрең тормышка ашсын. Сине яратучы», – дип тәмамлаган әтисе тормыш иптәшенә атап язылган хатны.

Чыганак, фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк