Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Кызык иттеләр мине!»

Быелгы «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә номинантлар арасында җырчы Илсөя Бәдретдинова да бар, тавыш бирү хакында ул да үз фикерен әйтте. «Бу матур тантанада беренче тапкыр гына катнашуым...

Быелгы «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә номинантлар арасында җырчы Илсөя Бәдретдинова да бар, тавыш бирү хакында ул да үз фикерен әйтте. «Бу матур тантанада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Җырларымны иҗат итүгә, беренче чиратта «Болгар» радиосына алып киләм. Кайбер очракта бик кискен сүзләр дә ишетергә туры килә. «Бу мондый, монысы тегенди», ‒ дип әйткәннәре бар. Музыкаль премия тапшыру тантанасында «Түзәрлек булсаң гына» дип аталган җырым исемлеккә кермәде, әлеге җырны башкарырмын дип чын күңелдән өметләнгән идем. 

Әмма барып чыкмады, ул җырым төшеп калган. Кызык иттеләр мине. «Илсөя, тукта әле. Монда бит халык фикерен исәпкә алабыз, җырларны алар сайлый», ‒ дип әйттеләр. Мин бөтенләй уйламаган җыр исемлеккә кергән. Ачыктан-ачык сөйләшик әле, чөнки күп сүзләр ишетергә туры килә. «Радиога җырларын кем күбрәк ротациягә бирә, шул артист премия ала», ‒ диючеләр бар. Дөрес түгел. Номинантларны гадел юл белән билгелиләр, җырларны халык сайлый. Тантананың төп үзенчәлеге – артистлар һәм тамашачы арасында киртәләр булмау. Бу тантана халык өчен һәм халыкча», ‒ диде ул. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк