Логотип
Хәбәрләр

Илсур Шәрипҗанов күңелсез хәлгә юлыккан

Өченче көн җырчылар өчен, гомумән, уңышсыз көн булган ахры. Филүс Каһировның кулын имгәтүе турында язган идек. Инде җырчы Илсур Шәрипҗановның сторисларында гипслы аяк белән йөргән видеолары пәйда булды. Филүс футболны каты уйнаса, Илсур хоккей яратуы аркасында бәлагә тарыган.

Илсур Шәрипҗанов инстачыларның «ни булды» дип кызыксынган сорауларына җавап биргән. «Хоккей уйнаганда тез белән бортка килеп бәрелдем. Кичә әйбәт иде барысы да, бүген шешкән. Трампунктка барып, үлеген чистартырга туры килде. Өч көнгә гипс салып кайтардылар. Моннан ары хоккей уйнамассың инде дип тә язасыз. Уйныйм, дуслар, хоккейдагы эмоцияләрне бернәрсә дә алыштыра алмый», – ди ул.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк