Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән

Татар эстрадасының алдынгы җырчыларының берсе – Илсөя Бәдретдинова – хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсе аша хәбәр итә.
Җырчы иҗат яратучыларына видеоязма аша мөрәҗәгать итә. «Әлеге вакытта мин 18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә... Зинһар, гафу итегез, хәлемә керегез, аңлагыз», – ди Илсөя. Артистка алдагы көннәрдә Теләче һәм Балык Бистәсендә узарга тиеш өстәмә концертларын күчектерергә мәҗбүр.
Моннан тыш, ул дәвалаучы табиб биргән киңәшләре белән видео урнаштырган. Әмма аның авыруына ышанмаучы кешеләр дә табылды. «Халык ышанмады, алдарга кирәкми!» – дип язалар. Илсөянең әлеге комментарийларга бер генә җавап: ул барысына да сәламәтлек тели.
Җырчының нәрсә белән авыруы аныкланмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан