Илсөя Бәдретдинова: «Коронавирус та зур абыйлар уены»

Коронавирус сәбәпле, җырчылар концертлар куя алмый. Шул сәбәпле, Илсөя Бәдретдинова бу хакта язып чыккан. Ул илдә барган вәзгыятькә үз карашын белдерә.

«Исән-саудыр бит? Кәеф әллә нинди шунда. Язы да шёл шёл да не пришёл, суытты. Концертларым да сагындыра. Телевизорны ачарга куркыныч, коронавирус та зур абыйлар уены. «Почему ты так делаешь?» дидем дә сүндереп куйдым. Карабодаем да бетте, бәдрәф кәгазем дә. Кибеттән алырга уңайсызланам, Илсөя дә ычкынган диярләр», дип яза ул.

Комментарийларда җырчы Айгөл Бариева Илсөягә үз ярдәмен тәкъдим итә, «Миндә бераз бар, китеримме», ди ул шаяртып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
393
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәр белән бүлеште
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • 30 мартта дәүләт торак фондына 25
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы