Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Ялагайланма! Синең фикер – ул синең фикер!»

«Апаның 20 минут буш вакыты килеп чыкты», – дип атый әлеге текстны артистка.

Илсөя Бәдретдинова тормышында булган вакыйгалар белән инстаграм аша еш уртаклашып тора. Узган ялларда җырчы укучыларына тормышка карашларын белдерде, бераз киңәшләр дә бирде. «Апаның 20 минут буш вакыты килеп чыкты», – дип атый әлеге текстны артистка.

«Тормышны ярат! Үзеңә ошый торган кием ки! Булсын ул яшел шапка белән кызыл чалбар...Килешми? Анда кемнең нинди эше бар?.. Ялагайланма! Синең фикер – ул синең фикер! Әйт сүзеңне...», – ди Илсөя.

Укучылары җырчыны хупладылар һәм рәхмәтен белдерделәр: «Сез үз сүзегезне курыкмыйча туры итеп әйтә беләсез! Хөрмәтем зур шундый кешеләргә!!! Иҗади уңышлар сезгә», «Язсаң – язып, әйтсәң – әйтеп күрсәтәсең инде, Илсөя!».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Тормышны ярат! Үзеңә ошый торган кием ки! Булсын ул яшел шапка белән кызыл чалбар...Килешми? Анда кемнең нинди эше бар?))) Үзеңә ярамый торган киемнәрне бир берәрсенә...ятмасыннар тузан җыеп. Ябыккачтын киярмен диеп жыеп куйганнарны да бир...))) Син якыкканчы модасы чыга аның))) Күңелеңә якын булган кешеләр белән аралаш! Ялагайланма! Синең фикер-ул синең фикер! Әйт сүзеңне...Иркен итеп сула))) Кеше бит син!!! Курыкма! Душта гына түгел...кешеләр янында да кычкырып җырла! Җырлый белмәсәң дә җырла)))Рәхәтләнеп көл! Рәхәтләнеп ела! Чын бул! Яңа ризык ашап кара...кинога бар...күптән аралашмаган кешеңә шалтырат... Үткән беткән! Киләчәк...алдагыны ишәк белсен...Бүген...бүген яшәргә кирәк! Яшә!!! Тормыш шундый матур! (Апаның 20 минут буш вакыты килеп чыкты,-дип атала бу текст...??‍♀️) #люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#яшә

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк