Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова кыз бала белән кызыклы видео урнаштырган иде. Инстачылар әлеге постны җавапсыз калдырмадылар.

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова кыз бала белән кызыклы видео урнаштырган иде. Инстачылар әлеге постны җавапсыз калдырмадылар.

Видеопостта кәефе кырылган кызчыкны күреп була. Җырчы видео астында: «Кәефем шундый менә... Минем кызым булса, шушындый булыр иде, мөгаен», – дип язган.

Инстачылар исә Илсөя Бәдретдиновадан бала сорый башлаганнар. Пост астында: «Бәби алып кайт инде! Үзем дә карашырмын», «Акча түләгәндә кыз баланы алып кайт», «Сез әле яшь, көчле, берәр кыз булыр, Аллаһ боерса», «Илсөя апа, кыз бала кирәк! Хәзер бөтен эшегезне ташлап, шуның өстендә эшләгез, тамашачы сорый бит...» дигән комментарийлар пәйда булды.

Ир затлары да мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмадылар. «Мин ул кызның әтисе була алам», «Илсөя, Гүзәлгә (авт.: Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры) телефон номерымны калдырдым. Миңа шалтырат, синең белән күрешәсем килә», дип язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк