Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдиновага: «Син дөрес кеше түгел»

Илсөя Бәдретдинова күп кенә укучысын үз битеннән алып аткан. Нигә дисәгез – гөнаһка батмасыннар дип борчыла икән җырчы.

Илсөя Бәдретдинова күп кенә укучысын үз битеннән алып аткан. Нигә дисәгез – гөнаһка батмасыннар дип борчыла икән җырчы.

«Гөнаһка батмагыз дим инде. Бүген шактый гына кешене блокка тыктым. Сәбәбе... Ә сәбәбе һаман шул: яулык бәйләп, үзләрен динигә санап, беләме-белмиме миңа пычрак атып утыручылар. Минем биттә шыпырт кына утыралар алар. Юк-юк... Алар миңа комачауламый үзе. Бары тик гөнаһка чуммасыннар дип кенә...

Суз уңаеннан. Минем кемгә ничек ярдәм иткәннәрем, кайчан якыннарымның каберенә кайтканнарым, кайчан дога укытканнарым турында беркайчан да инстадан күрмиячәксез! Мондый эшләрне кешегә күрсәтер өчен эшләмиләр!

Матур яшик! Чынлап та матур итеп яшик әле, ә..!» – дип яза җырчы.

Әлеге язма астында комментарий калдыручылар шактый күп.

«Син дөрес түгел. Бөтен биргән садакаларыңны, йөргән урыннарыңа отчет ясап куй. Андый хатлар миңа да бик күп килә, булышсаң – мактана диләр, күрсәтмәсәң – саран. Игътибар итмә, халык күнелеңнең матур икәнне болай да белә. Усал икәнеңне генә белмиләр», – дип яза Фирдүс Тямаев.

«Яулык гаепле түгел монда. Кеше эчендәге пычрагын чыгармыйча түзәлми инде ул. Сез бик чибәр, талантлы, үткен телле, яхшы тормышлы, сөйкемле ханым. Көнләшәләр. Ир затлары үлеп китә инде менә – тагы көнләшәләр. Матур, зәвыклы итеп киенә беләсез – көнләшәләр. Көнләшү төп сәбәп монда», – дип яза бер укучысы.

«Мин дә яулык ябам. Сезгә бер зыян да салганым юк. Нигә бәйләнергә соң шул яулыкка, аңламыйм?! Миңа да сызып атарга чират җитәме инде?»  – дип борчыла икенче ханым. Ләкин Илсөя Бәдретдинова бөтен яулык каплаган хатын-кызны блокка салырга җыенмаганын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк