Илсөягә тәкъдим ясадылар...
Илсөя Бәдретдинованың гастрольләре дәвам итә. Кичә Балтач районында булган концертта Илнур исемле ир-ат Илсөягә тәкъдим ясады. «Озак уйланып йөргәч, тәкъдим ясарга булдым», – дип, Илнур йөзек суза. Илсөя югалып кала, билгеле. «Нинадыыыы, Илнур, тыныч кына яшә әле», – ди ул. Шуннан ир-ат йөзекне кире алып төшеп китә. «Миндә генә торсын әле, я югалтырсың» дип, кесәсенә тыгып куя.
Чын хәл булдымы икән бу? Чираттагы шоу-уенмы? Илсөягә мондый тәкъдимнәр күп киләдер анысы. Ә менә ихлас хисләр белән янып йөргән кешеләрне рәнҗетми генә дөрес җавап та кайтарырга кирәк бит әле...
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте