Логотип
Хәбәрләр

«Җимешем, мин үзгәрәчәкмен»

Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновның аерылышуы җәмгыяттә шактый шау-шу күтәрде. Бу хәбәр таралгач, кемдер Русланны яклады, ә кемдер, киресенчә, Ильмирага иреннән китәргә киңәш итте.

Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновның аерылышуы җәмгыяттә шактый шау-шу күтәрде. Бу хәбәр таралгач, кемдер Русланны яклады, ә кемдер, киресенчә, Ильмирага иреннән китәргә киңәш итте.

Шау-шу әле дә тынмый, чөнки көн саен яңа фактлар килеп чыга. Менә бүген исә Руслан хәләл җефетеннән гафу үтенеп, киләчәктә хәмер эчүеннән туктыячаган әйтте.

«Җимешем, мин беләм, безгә авыр. Мин үзгәрәм, болар барысы да үтәр, шулай кирәк булгандыр. Миңа кем генә шалтыратмады. Рәхмәт Фирдүскә, Салават абыйга, алар кайгырттылар. Мин, җимеш, әзер үзгәрергә, киредән намазга басам. Балаларыбыз, алтыннарыбыз бар бит, аларны кайгыртырга кирәк. Ә без чүп эш белән шөгыльләнәбез. Гафу ит мине барысы өчен дә. Машинаны иртәгә кире алып киләм. Әйдә туктыйк. Мин Фирдүскә, сиңа, Салават абыйга, үземә, балаларга, гаиләмә сүз бирәм. Бу сөйләшүне алар гына белә. Эчүне ташлыйм, балаларны карыйм. Үземнең яхшы ир һәм яхшы әти икәнелгемне дәлилләрмен. Үз өстемдә эшләргә тырышачакмын. Син дә минем үзгәргәнне күреп туктарсың. Әле барысын да үзгәртергә соң түгел. Җимеш, алып ат, вакыт узгач видео төшерербез дә бетте. Күп кеше ышанмый, пиар диләр. Ә көнчеләр «кит Русланнан» дип сиңа яза. Билгеле бер кешеләр бар да була, дуслашыгыз диләр. Тормышта бар да була, җимешем. Самолет шартлады, инде оныттылар! Безгә боларны чыгарулар кирәк булгандыр. Хәзер җиңне сызганып эшләргә, бәбкәм. Гайрәтең кайткандыр, акыллым, миннән. Минем дә азрак бар, үтә ул, алтыным, үтә. Бу хәлләрдән соң безнең барысы да әйбәт булачак. Сүз бирәм. Миңа бик авыр, ләкин без көчле, барысын да җиңеп чыгачакбыз», – дип яза Руслан Ильмирага.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер кешенен дэ эйткэн сузлэренэ колак салмагыз ике балагыз алтын кебек узегез сэхнэ кешелэрне аерылып сугылып дошманнарны соендермэгез барда уза онытыла, бездэ менэ 35 ел шулай яшэдек кайнана кайната бн кечкенэ генэ авыл оендэ, э хазер нинди зур кодежларга сыймыйсыз бер кирэкмэгэннэн тавыш чыгарып, Эльмира ирне Ир иткэндэ хатын юк иткэндэ хатын син аны кеше итэргэ аякка бастырырга кирэк. Ирлэр бит ул сабый бала кебек яхшы сузне генэ ишетэлэр, мин бик хормэт итэм сезнен ижатны

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анламыйм! Моселман хатыны узен шулай мыскыл итеп ботен доньяга аерылышуы турында сойлэргэ тиемме инде?! Куп кеше бу хэлгэ шатлана гына! Узенне аз гына ихтирам иту, серенне бик сойлэп бармау яхшырак буладыр, минемчэ! Бу очракта ике як та гаепле!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ышаныс Бир Ирена.Ярзам ИТ.Югалыуы их тимал тормошта.Алла ярзам бирхен.Сукынган матур йырлай бит уже.Ярзам ИТ .Анлар Гомер кыска.