Инде ничәнче көн синсез...
«Эх! Нишләде соң бу дөнья? Нинди ел килде? Нигә безнең якыннарыбызны ала?»
«Син! Нигә? Ник? Ышанмыйм! Хакың юк! Син бит тормышны, дөньяны, яшәүне яраттың! Син кешеләрне яраттың! Син безне яраттың! Ә без сине! Белсәң иде бәгырькәем йөрәк телем-телем өзгәләнгәнне!
Инде бүген ничәнче көн Синсез таң атты... Синсез генә ай калыкты... Бар нәрсә дә шул ук! Бары син генә юк, абый жаным.
Нигә болай? Син бит «барысы да әйбәт була сеңелем», – дип вәгьдә бирдең! Нигә булмады? Иң йөрәкне әрнеткәне – мин сиңа булыша алмадым. Бик теләсәм дә... Эх! Нишләде соң бу дөнья? Нинди ел килде? Нигә безнең якыннарыбызны ала?
Я, кем миңа хәзер бөтенесеннән алда шалтыратып хәлемне белә? Кем миңа «Сакланып йөр сеңелем», – дия?
Абый, абый... Йөрәк парәм! Бәгырь канатым! Син китмәдең! Син күчендең генә! Син минем, безнең, гайләң, балаларың, туганнарың, дусларың өчен исән! Тыныч йокла, абыем җаным – Рәфәгат Миннерәфыйк улы Садртдинов! 18.06.1961.-05.10.2020».
Шушы сүзләр җырчы Динә Латыйпованың тамашачылары өчен коточкыч хәбәр булды. Бертуган абыйсының үлеме хакында артист үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк