Логотип
Хәбәрләр

«Ирең сине кире кайтарып утыртачак»

Хатын-кыз колак белән ярата, ә ир атның йөрәгенә юл ашказаны аша, диләр. Хәзерге заманда бу сүзләр бик туры килеп бетми кебек, матур сүзләр белән хатын-кызны үзеңә каратып, шулай ук пешекче осталыклары белән дә ирне үзеңә бәйләп куеп булмый. Ләкин яраткан иреңә тәм-томнар пешерү үзе күңелле бит ул.

Җырчы Гөлназ Асаева да бу хакта уйлана башлаган. Ул бернәрсә дә пешерә белмәгән, ләкин хәзер ул өйрәнә. Пешергән вак бәлешләрен инстаграм битенә дә урнаштырган, «матур күренмәсләр дә, бик тәмле килеп чыккан», дип яза ул.

«Кияүгә чыксаң, ирең сине 2 көннән соң ишек төбенә кире кайтарып утыртачак», дип тирги иде әни. Чыннан да, бернәрсә пешерә белми идем, (әле дә әллә нәрсә түгел инде, конечно), әмма үсә бара, барыбер өйрәнәсең икән. Бүген ит алып вак бәлешләр эшләп карарга булдым, матур күренмәсә дә, бик тәмле килеп чыккан. Сезне әниләрегез еш тирги идеме?» дигән язма урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк