Логотип
Хәбәрләр

Ирен җәберләүче усал хатын

«Я, Инстаграм, минем хәлләрем ничегрәк анда?» – дип сорый Зәмирә шәхси сәхифәсенә язылучылардан. Алып баручы әйтүенчә, интернет гайбәтчеләре аның тормышын үзенә караганда да яхшырак белә.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың тормышын Инстаграм челтәрендә күзәтеп баручылар 100 меңгә якын. Шулар арасында Зәмирәне яратып, тормышына сокланып караучылар да, көнче гайбәтчеләр дә җитәрлек.

«Я, Инстаграм, минем хәлләрем ничегрәк анда?» – дип сорый Зәмирә шәхси сәхифәсенә язылучылардан. Алып баручы әйтүенчә, интернет гайбәтчеләре аның тормышын үзенә караганда да яхшырак белә. «Күптән түгел үземнең иремне җәфалаучы усал хатын булуымны, чуваш багучычына барганнан соң гына тормышымның рәтләнүе һәм яшь иремне янымда тоту өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер булуым хакында (хәтта дүртенче бала алып кайтырга җыенуымны) белдем», – дип яза Зәмирә.

Теләсә-кайда ишеткән гайбәт сүзне авыздан-авызга йөрткәнче, үзенә туры бәреп әйтергә куша Зәмирә Рәҗәпова. Кыскасы, Зәмирә кулына покорн алып, уңайлырак утырып, үзе турындагы әкиятләрне тыңларга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэр сузне язып чыгып комментарий жыючы дип тэ языгыз эле шуны

    • аватар Без имени

      0

      0

      Маладис хатын ул замира,тимәгез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хай жаным, сойли инде, ана аз гына да кыек суз язып булмый, сразу черныйга тыга. Анда узен мактап торучы, кут ялаучы челтерэвиклэргэ генэ урын бар.