Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Кайберәүләр мине күрә алмый»

«Барс-Медиа» продюсерлык компаниясе белән бөр төркем артистлар арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә, күпчелек халык Татарстанның атказанган артисты Иркәгә кырын карый башлады.

«Барс-Медиа» продюсерлык компаниясе белән бөр төркем артистлар арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә, күпчелек халык Татарстанның атказанган артисты Иркәгә кырын карый башлады. «Барс-Медиа»дан киткән артистларның да Иркәгә каршы булуы нәтиҗәсендә җырчы үз тарафына яңыгараган шактый пычрак сүзләр ишетте. Шушы хәлләргә җавап бирүне кирәк дип тапмаган Иркә үзен берничек тә акламый. Ул белә: аны яратмаучылар да бар...

Артистның Инстаграм тасмасында язган сүзләре моңа ачык дәлил:

«Минем искиткеч фигурам юк. Модель булырга да бик ерак әле миңа. Әмма мин ул – мин. Мин ашыйм. Авырлыгым да кирәгеннән артык. Минем яраларым бар, һәм аларның һәрберсенең үз тарихы.

Кемгәдер мин ошыйм, кемдер мине ярата, ә кайберәүләр бөтенләй күрә алмый.

Мин үземнең йокы кимнәремне яратам, кайвакыт чәчләремне ясамыйча, бизәнмичә йөрим. Мин төрле була алам, кайвакыт тузга язмаган әйберләр сөйлим. Минем бүгенге халәтем һәм чынбарлыгым ясалма түгел. Ничек бар – шулай.

Сез мине яратырга да, яратмаска да мөмкин. Әгәр дә мин сезне яратам икән, ихлас йөрәктән һәм чын күңелдән яратам!» – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк