Логотип
Хәбәрләр

Иркә: « Ник бер телемне тыя алмадым инде дип, үземне тиргим...»

Шушы көннәрдә җырчы Иркә туган авылына барып кайткан. Бу хакта ул хатирәләрен инстаграм тасмасында урнаштырган. Язмада 2019 елда бакыйлыкка күчкән әтисе һәм «үрнәк, ак әби»​​​​​​​ турында сүз бара.

Шушы көннәрдә җырчы Иркә туган авылына барып кайткан. Бу хакта ул хатирәләрен инстаграм тасмасында урнаштырган. Язмада 2019 елда бакыйлыкка күчкән әтисе һәм «үрнәк, ак әби» турында сүз бара.

«Авылда булып килдем, сагындырган...Тик, өйгә керсәм дә, бакча алдына чыксам да, гел нидер күңел эзли инде, нидер җитми кебек...

Әти җитми... Әти җитми дип сөйләнеп алсаң, әни шунда ук тынып кала да, нидер кызу-кызу эшли башлый. Мышык-мышык килгән тавышны ишеткәч, ник бер телемне тыя алмадым инде дип, үземне тирги башлыйм.

Капка төбендәге эскәмиягә йолышам. Ара-тирә күрше-күлән үз эше белән нидер эшләп йөри. Күзәтергә кызык, рәхәт. Яныма килеп, мине кочып киткәне дә бар. Әллә каян кычкырып: «Сәлам, күрше, кайттыңмы?», диючесе дә, янәшәгә килеп утырып, нык яратам сине, тик менә синең турыда шулай сөйлиләр, ужас, мин алай сөйләмим дип, «чеметеп» китүчесе дә бар. (Әйтерсең лә, мин үзем турында бер ни ишетмим). Үпкәләмим, дәшми генә елмаеп тәки утыруымны дәвам итәм.

Күзәтәм. Әнә Зәйнәб әби килә. Ак әби, намаз әбисе. Кычкырып исәнләшкән идем, туктап калып, беренче каян тавыш килгәнен эзләп алды. Аннан тапты үзе мине. Килеп утырды яныма. Шундый матур әби. Ничә тулды әле, дим. Номерлары күп, белмим, ди (84 бугай).

Мин әйтәм, балаларың бүген китә бугай, ялгыз каласың инде, дим. Кем әйтте аны, мин ялгыз түгел, минем Аллаһы Тәгаләм бар. Менә уң, сул ягымда фәрештәләрем бар. Мин беркайчан ялгыз түгел, ди. Вәт кемнән үрнәк алырга кирәк һәрберебезгә. Ник бер гайбәт, төрттерү чыксын ак әбидән!? Гел елмайган, шаяра, рәхмәт әйтә миңа. Нигә миңа рәхмәт, дим. Исәнләшкәнең өчен, ди.

Әби өенә атлады, мин дә өйгә кереп киттем. 10 минут эчендә әбидән миңа күчкән рәхәт энергияне беркем белән башка бүлешәсем килмәде. Үрнәк, ак әби, матур әби, рәхмәт сиңа!» – дип язган Иркә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк