Логотип
Хәбәрләр

Искә алу кичәсендә Наҗар Нәҗминең үз тавышы, җырлары, шигырьләре яңгыраячак

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе оештырыла. Шагыйрьне искә алу кичәсендә аның үз...

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе оештырыла. Шагыйрьне искә алу кичәсендә аның үз тавышы, җырлары, шигырьләре яңгыраячак, дип хәбәр итә  “Башинформ”.

5 февральдә узачак Хәтер кичәсе программасында республиканың популяр артистлары Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Ямил Әбделманов, Вахит Хызыров, Илһам Вәлиев, Әлим Каюмов, шулай ук Башкортстанның Линар Дәүлетбаев җитәкчелегендәге Милли халык уен кораллары оркестры, М. Гафури исемендәге “Нур” Башкорт дәүләт драма академия театры актерлары катнашуы көтелә. Кичәнең режиссеры — Хөрмәтулла Утяшев.

“Сценарийны мин бүлекләргә бүлдем. Беренчесе аның кече ватаны – Дүртөйле җиренә, икенчесе – сугыш елларына, аннан Уфадагы тормышына багышлана. Кичәдә аның үз тавышында шигырьләре яңгыраячак, шигырьләре һәм аның сүзләренә җырлар башкарылачак, “Гармунчы дус” спектакленнан өзек күрсәтеләчәк, - дип сөйләгән режиссер.

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты китап сату күргәзмәсе оештыра. А. Вәлиди исемендәге Милли китапханә әзерләячәк күргәзмә Наҗар Нәҗминең тормыш юлын һәм иҗатын колачлаячак.

Хәтер кичәсен Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе оештыра.

"Татар-информ" Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда билгеләп үтеләчәк, дип язган иде.

татар-информ

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк