Логотип
Хәбәрләр

Июнь нинди яңалыклар алып килә?

1 июньнән Казанның җәмәгать транспортында юлда барган өчен банк картасы белән түләп булачак. Шәһәр Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтүенчә, әлеге система Казан маршрутларында эшли торган...

1 июньнән Казанның җәмәгать транспортында юлда барган өчен банк картасы белән түләп булачак.

Шәһәр Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтүенчә, әлеге система Казан маршрутларында эшли торган барлык автобусларда сынау режимында кертелә. Карта белән түләгәндә, юл йөрү бәясе 27 сум булачак. Сүз уңаеннан, трамвай, троллейбус, метрода инде былтырның май аеннан бирле бу сис­тема гамәлдә иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, банк карталарын кулланучы пассажирлар барлык транспортта йөрүчеләрнең 10 процентын тәшкил итә. Хәзер күп кешенең хезмәт хакы банк картасына күчә, шуңа да әйберләр сатып алганда, коммуналь хезмәтләргә, шулай ук юлда барган өчен дә карта ярдәмендә түләү отышлырак.

Июньнән Россия эчендә роу­минг бетерелә. Бер үк оператор абонентлары хәзер, төрле шәһәрләрдә булуга карамастан, роуминг өчен өстәмә түләмәячәк. Мондый мөмкинлек кайбер операторларда элек тә гамәлдә иде. Дөрес, әлеге үзгәреш­ләр Кырымга кагылмый. Анда ял итүчеләр Татарстан, Россия­нең башка шәһәрләрендәге кеше белән телефоннан сөйләшә икән, роуминг өчен түләргә мәҗбүр.

Россия Хөкүмәте карары белән, июньнән транспорт чарасы конструкциясенә кагылышлы үзгәреш­ләр керә. Машинаны газ ягулыгына көйләүдә таләпләр өстәлә. Күп нәрсәне ЮХИДИ рөхсәте белән эшләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ дигәннән, юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә дә яңалык­лар бар. Җәйдән III группа инвалид­ларга да машинага инвалидлыкны күрсәтә торган махсус билге куярга туры киләчәк. Ә менә шиплы тәгәрмәч дигән билгене быелдан куймасаң да рөхсәт ителә. Моның өчен штраф каралмаган.

Юл билгеләренә дә үзгәреш­ләр керергә мөмкин.

Кайбер төбәкләрдә ак, сарыдан тыш, зәңгәр сызыклар да пәйда булачак. Безнең республикага килгәндә зәңгәр сызыклар турында төгәл генә әйтә алмадылар, ә менә татар телендә язылган юл билгеләрен куяр­га теләүләре хакында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов үзе хәбәр иткән иде. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында «Уңга һәм сулга карагыз» дип язылган билгеләр урнаштырырга уйлыйлар. Мондый билгеләр татарлар күпләп яши торган район үзәкләрендә булдырылачак.

Мирас документларын төзүдә дә кагыйдәләр яңартылды. 1 июньнән милек мирас булып ике документ нигезендә күчә: мирас килешүе һәм ир белән хатынның уртак васыятьләре буенча. Законга кергән үзгәрешләр нигезендә уртак килешүне нотариус каршында рәсмиләштерер­гә кирәк. Бәхәскә юл куймас өчен, барысы да видеога төшерелеп барачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк