Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры Мәскәүгә гастрольләргә әзерләнә

Тинчуринлылар башкала тамашачысына «Гашыйклар утравы»,«Син бит минем бергенәм» спектакльләрен күрсәтергә планлаштыра. 2-3 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия те...

Тинчуринлылар башкала тамашачысына «Гашыйклар утравы»,«Син бит минем бергенәм» спектакльләрен күрсәтергә планлаштыра.

2-3 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясаячак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мәскәүгә тинчуринлылар Резеда Гарипова куйган «Гашыйклар утравы» һәм Исламия Мәхмүтова сәхнәләштергән «Син бит минем бергенәм» спектакльләрен алып барырга планлаштыра. 

Гастрольләр «Москонцерт Холл» сәхнәсендә узачак. 

Спектакльләр татар телендә синхрон тәрҗемә белән күрсәтеләчәк. 

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Фото: www.tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк