Логотип
Хәбәрләр

Камал театры премьераларга чакыра

Бүген, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа 113 сезонын ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны театр директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры, Россия Ф...

Бүген, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа 113 сезонын ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны театр директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры, Россия Федераиясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, матбуган үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов һәм яшь режиссер Айдар Җаббаров сәламләде. Биредә яңа сезонның төп вакыйгалары һәм яңалыклары хакында сөйләнде.

Театрның яңа сезоны 5 октябрьдә, гадәттәгечә, легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачылачак.

Алдагы сезонның беренче премьерасы – Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча «Мәңгелек буран спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Премьера 4-7 ноябрьдә. Данлыклы язучы Чыңгыз Айтматовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

5-11 ноябрьдә татар прозасы һәм драматургиясе классигы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакас милли театры, Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама театрлары катнаша. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үтә. Камал театры декадада 112нче сезон премьерасы «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Декабрьдә автор һәм режиссер Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» спектакле премьерасы көтелә. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Аның герое кайчандыр бәхетен эзләп киткән һәм озак еллардан соң кире туган шәһәренә әйләнеп кайткан хореограф һәм биюче – Сәяр Рәмиев.

2019 елның апрелендә, күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Айдар Җаббаров «Санаулы кичләр» спектаклен куя. Камал театры афишасында беренче тапкыр Александр Володин пьесасы урын алачак.

Сезонның соңгы премьерасы Мансур Гыйләҗевның «Исәнмесез» комик драмасы булачак. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның Кече сәхнәсе яшь режиссерлар һәм драматурглар мәйданы булып яшәвен дәвам итә. «Яңа татар пьесасы» лабораториясе конкурсы дебютантлары Энҗе Гыйззатова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары Кече сәхнәдә куелачак. Яшь авторларның әсәрләрен Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә.

Фото – Алсу Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк