Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының «Килмешәк» спектаклен Кытайдагы фестивальдә күрсәтәчәкләр

Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасы Норвегия-Кытай проекты кысаларында язылган. Камал театры Кече сәхнәсендә куелган «Килмешәк» спектакле белән Кытайга фестивальгә барырга җыена. Бу хакта бүген жу...

Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасы Норвегия-Кытай проекты кысаларында язылган.

Камал театры Кече сәхнәсендә куелган «Килмешәк» спектакле белән Кытайга фестивальгә барырга җыена. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

«Фестиваль Кытайның Нанкин шәһәрендә булачак. Шушы көннәрдә фестивальгә рәсми чакыру көтәбез, - диде спектакльнең режиссеры. – Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган «Килмешәк» спектакленең фестиваль язмышы бик уңышлы булыр кебек. Ул апрельдә Будапештка чакырулы».

Фәрит Бикчәнтәев «Килмешәк» пьесасының Норвегия-Кытай проекты кысаларында язылганлыгын искәртеп үтте. «Сөмбел Гаффарова Кытайга барып педагоглар һәм драматурглар җитәкчелегендә язды. Ул әсәре белән безгә килде һәм шушы спектакль туды», - диде ул.

Яшь драматургларны куймасак, аларның иҗатка дәрте сүнәчәк дип саный Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театры Кече сәхнәдә Сөмбел Гаффарованың тагын бер әсәрен чыгарырга җыена. Әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте Олег Кинҗәгулов куя. «Парковка» әсәре «Яңа татар пьесасы» конкурсы финалисты. Үткән театр сезонында Камал театры җиде пьесаны, шул исәптән Сөмбел Гаффарова пьесасын да сайлап, сәхнәдән театраль укулар оештырган иде.

Бу хакта тулырак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк