Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының яңа бинасы проектын эшләүчеләр Казанга килә

Проект эшләүчеләргә белгечләр белән очрашып, Камал театры тарихын өйрәнеп, яңа территорияне карау мөмкинлеге бирелә.

27-28-нче ноябрь көннәрендә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архитектура концепциясен эшләргә алынган кешеләр өчен махсус семинар узачак. Бирегә бәйгенең финалына чыгучылар җыелачак. Алар бина төзелергә тиешле урынны карап чыга һәм белгечләр фикерен ишетәчәк. Казан  Австрия, Бөек Британия, Испания, Россия һәм Япониядән барлыгы 23 финалистны кабул итә. Мэрия сайтында хәбәр ителгәнчә, семинар программасы шартлы рәвештә 3 тематик блокка бүленә: «Проектлау», «Театр+Шәһәр» һәм «Театр». Проект эшләүчеләргә белгечләр белән очрашып, Камал театры тарихын өйрәнеп, яңа территорияне карау мөмкинлеге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк