Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры 33 нче сезон ябылу кичәсенә чакыра

18 нче июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый.

18 нче июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Бу көнне 18:00 сәгатьтә Екатерина Гороховская куелышындагы «Мио, минем Мио!» спектакле күрсәтеләчәк.

Әлеге сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк:

  •  33 нче сезонда без 6 премьера тәкъдим иттек: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»;
  •  6 проектны гамәлгә ашырдык: «TAMGA» III режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», Instagramда онлайн проектлар;
  • 5 фестивальдә катнаштык: «Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург);
  • Сойжин Жамбалова куелышындагы «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде.
  • «Озын-озак балачак» премьерасы «Инде» интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды.

Чыганак: Кариев театры

Фото: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк