Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры театраль сезон нәтиҗәләре белән бүлеште

Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры 38 нче театраль сезонын япты. Шул уңайдан, театр сезон дәвамында куелган спектакльләрне искә алды.

Ел дәвамында Кариев театры 6 спектакль чыгарды. Шулар арасында бишесе билгеле шәхесләр хөрмәтенә куелды. 

"Без бит авыл малае". Автор Туфан Миңнуллин, режиссёр Ринат Әюпов. Спектакль күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууга 95 ел тулуга багышланган иде. 

"Гомер моңы". Авторлар: Булат Минкин, Алия Минкина, Таңсылу Сабирова. Режиссёр Эльдар Гатауллин. Спектакль Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә куелды. 

"Тынлык". Авторлар: Әмирхан Еники, Айдар Әхмәдиев, Виктория Печерникова. Режиссёр Виктория Печерникова. Премьера легендар татар композиторы Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланды. 

"Габдулла - яктылык". Автор Айрат Шамс, режиссёр Эльдар Гатауллин. Татар театрының атасы, беренче татар театр труппасы "Сәйяр"нең сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев тууга 140 ел тулуга багышланган спектакль чыгарылды. 

"Отменили, дустым!". Автор Алсу Хафиз, режиссёр Булат Гатауллин. Әлеге спектакль белән труппа Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының чишмә башында торган, театрны оештырган шәхес Фәрит Хәбибуллинны искә алды. Аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. 

"Шәп шоу!". Авторлар: Мансур Гыйләҗев, Алинә Газизова. Режиссёр Ринат Әюпов. 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021