Логотип
Хәбәрләр

"Кайчан әдәби телдә җырлый башлыйсың?"

"Синең чатнап торган телең колакларны яра, кайвакыт син жырлый башласаң, тавышын басып куям"

Илсөя Бәдретдиновага кызыклы комментарий калдырганнар. «Илсөя, матур жырлыйсың. Җырларның сүзләрен кайчан әдәби телдә әйтә башларсың икән? Шуны беләсе килә. Синең чатнап торган телең колакларны яра, кайвакыт син жырлый башласаң, тавышын басып куям. Башкалар өйрәнәләр бит. Әйтик,  телевидениедә эшләгән Илдар Кыямов рәхәтләнеп матур, ягымлы әдәби телдә сөйли. Тыңлавы рәхәт. Син җырлый башласаң, безне юри котырткан кебек. Бу таләп, әдәби кагыйдәне үтәү зур сәхнә чыгуның гап-гади аксиомасы, югыйсә...» - дигән тыңлаучы.

Гомумән, хәзер тыңлаучыга, укучыга кызыграк булсын дип, телне бозып сөйләшү, язу очраклары еш күзәтелә. Бу бигрәк тә инстаграмдагы постларда, сторизларда чагыла. Җырчылар да шул күренешкә иярә, күрәсең. «Үз йөземне, үз фишкамны барлыкка китерәм» дип уйлаучылар да бардыр әле. Сезнеңчә, бу дөресме? Кем мондый «фишкаларны» кабул итә?

Фото җырчының инстаграм аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сон бит инде ана аткаЗАнган исемне мишэрчэ акцентлары бУЛганга бирДЕлэр. Матур хатын ,матур тавыш ,акцент не мешает. ЦокОЛдап жырласа да матур бит. Узен бик тэ усТерде ИЛЬСОЯР ияр. МИН А НЫН ГЭУДЭСЕН ДЭ ..ТАЗАЛЫГЫН ДА ХЭТЕРЛИМ УЛ БИТ БИК КАТЫ ЭШЛИ УЗ ОСТЕНДЭ..МОНЫ ЧАНЫШИЫРМАЧА КУРУ КИРЭК... БАТЫР ХАТЫН... АЧУЛАНЫРГА КЫЮЛЫКТА ЖИТМИ...