Казан актрисасы Космонавтика көнен бәйрәм итүгә акча җыярга тәкъдим итә
«Анна Каренина» иммерсив шоу-спектаклендә катнашучы артистка Зәлинә Насыйрова Космонавтика көнен бәйрәм итү өчен акча җыерга тәкъдим итте. Бу хакта 25 мартта аның инстаграм битендә видеопост пәйда булды.
«Анна Каренина» иммерсив шоу-спектаклендә катнашучы артистка Зәлинә Насыйрова Космонавтика көнен бәйрәм итү өчен акча җыерга тәкъдим итте. Бу хакта 25 мартта аның инстаграм битендә видеопост пәйда булды.
Видеода актриса Казан халкына Космонавтика көнен масштаблы бәйрәм итүне оештырырга чакырды. Зәлинә 12 апрель көне барыбызның өчен дә мөһим бәйрәм икәнен ассызыклады һәм башка милли бәйрәмнәргә кебек игътибар бирелмәвенә борчылды.
«Ни өчен Космонавтика көне онытылып бара торган бәйрәмгә әверелде? Кешенең космоска чыгуы – соңгы 100 елда бөтен кеше өчен иң мөһим булган вакыйга», – дип язган актриса видео астында.
Зәлинә уртак акция оештырып, үз көчебез белән бәйрәмне үткәрергә тәкъдим итә. Мәсәлән, акча җыеп, 12 апрельдә бәйрәм уңаеннан салют җибәрергә. Постта ул Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына аның идеясен хуплауларын сорап мөрәҗәгать итте, шулай ук барлык кызыксынучыларга акциягә кушылырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк