Логотип
Хәбәрләр

Казан – беренче өчлектә!

Казан шәһәре Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала, көз уртасында сәяхәт итү өчен, Россия шәһәрләре арасында беренче өчлеккә керде. Сезон арасында туристик сәфәр өчен популяр шәһәрләр бишлегендә – Петроз...

Казан шәһәре Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала, көз уртасында сәяхәт итү өчен, Россия шәһәрләре арасында беренче өчлеккә керде. Сезон арасында туристик сәфәр өчен популяр шәһәрләр бишлегендә – Петрозаводск һәм Түбән Новгород.

Көз уртасында туристлар Казанга уртача 4 көнгә киләләр һәм торакка тәүлегенә 2 мең сумнан кимрәк акча тоталар. Россия буенча Санкт-Петербург шәһәренә иң озын көзге сәфәрләр ясала. Төньяк башкалада туристлар, кагыйдә буларак, 5 төнгә туктый һәм яшәү өчен тәүлегенә 2 мең сумнан артык акча сарыф итәләр. Мәскәүгә туристлар уртача 3,5 көнгә киләләр. Башкалада яшәү тәүлегенә 3,4 мең сумга төшә.

Ял итү популярлыгы буенча Россия курортларының беренче бишлеге: Ялта, Сочи, Алушта, Феодосия һәм Анапа.

Олеся Дмитриева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк