Логотип
Хәбәрләр

“Казан циркында эшләү – хыял иде”

Соңгы арада Казаныбыз циркында барган тамашалар турында “бардыгызмы әле, күрдегезме, билетлар калдымы икән” дигән кызыксынулар артканнан-арта бара. Халык циркка театрга йөргән сыман йөри башлады кебек. Балаларның ялын төрләндерү өчен генә түгел, ә цирк аренасындагы манзараны күзәтәсе килү теләге белән гаиләләп киләләр бирегә. Тамашалар гел аншлаг белән уза, анда балалары белән килгән урта буын, оныкларын иярткән өлкән буын һәм яшьләрне күрәсең. Бу ыгы-зыгының сәбәбе – программаларның миллилеккә йөз тотуы белән бәйле икән. Мондагы тамашачы татар сәнгате, мәдәнияте үсешенә тагын бер зур адым ясалганын тоемлап утыргандыр. Аренада цирк номерлары аша сәнгатебезнең гүзәл үрнәкләре үрелеп бирелүе һәрберебезне таң калдырды, үз милләтең, халкың өчен чиксез горурлык хисләре уянды. Безнең дөнья аренасына чыгарырлык сәнгатебез, милли үзаңыбыз бар. Менә шүрәле- гимнастлар чыга, сабантуй күренешен жонглёрлар уйный, һава гимнастлары һәр татарның күңелендә кызгану хисе уяткан, чарасызлыктан айга менүче Зөһрә кызны сурәтлиләр. Монда бар да милли, тылсымлы, сихри булды. Ул һәр тамашачының күңелен дулкынландырды, йөрәгенә үтеп керде. Татар йөрәгенә генә микән...

Ул һавада бөтерелгән кош сыман җиңел, сыгылмалы матур хәрәкәтләр белән гүя оча һәм көтмәгәндә аска атыла. Бу мизгелдә тамашачы тын да алырга курка. Матурлык белән көч янәшә торган сәнгать төрен гәүдәләндерүче акробатлар турында сүзем. Казан дәүләт цирк артисты – Мәрьям – Мария Двинская. Мария белән танышу очраклы булып чыкты, ләкин юкка түгелдер дип уйлыйм. Аның турында сезгә дә сөйлисем килде. Без тын алырга куркып карап утырган бөтерелүләрне башкару осталыгы белән генә түгел, башка сәләтләре белән дә яулый ул күңелне...

Бүгенге көндә 5 тел белүче һәм чын татарларча “әстәгафирулла” дип куючы рус кызы Мария Двинская белән әңгәмә бик кызыклы булды. Аның белән Казан шәһәренә, Галиәсгар Камал театрына булган мәхәббәте, цирк артисты булу хыялына ирешүе турында рәхәтләнеп татарча сөйләштек.  Сорауларыма татарча җавап бирәчәген, тәрҗемә белән эшләмиячәген алдан ук кисәтеп куйды ул.

- Мария, Үзең белән таныштыр әле...

- Исемем Мария Двинская. Миңа 30 яшь. Казан дәүләт циркы артисткасы. Тумышым белән Архангельск шәһәреннән. Балачагым шунда узды, соңыннан без гаиләм белән Саратовка күчендек. Анда мин мәктәпте тәмамладым. Студент елларым Саратов дәүләт хокук академиясендә узды, лингвист һәм юрист белгечлекләренә укыдым. Рус, инглиз, алман, француз һәм татар телләрен беләм. Лингвист буларак эш тәҗрибәм юк, ләкин хәзер инглиз телен укыта башладым.

Мария татарча бик иркен аралаша. Татар теленең структурасын, телебезнең үзенчәлеген ачыклап, аны инде интуитив рәвештә тоемлау дәрәҗәсенә җитеп өйрәнгән ул телне. Үзлектән генә өйрәнеп, нинди дәрәҗәгә җитә алырмын икән дип үзен сынап карамакчы була ул. Бүгенге көндә цирк артисты булудан тыш онлайн рәвештә дәресләр дә укыта. Укучыларыма телнең асылын аңлап төшенергә ярдәм итәм ди ул. Формаларны ятлап, соңыннан сөйләмдә куллану авыр, телнең структурасына төшенеп, калыпларга салып өйрәнүгә ирешергә кирәк ди.

- Лингвист һәм цирк артисты икесе ике полюс кебек...

- Циркта эшләү минем балачак хыялым иде, шуңа күрә мин институтта укыган вакытта цирк студиясенә кердем. Шул студия белән берлектә әзерләгән номерны без студентлар арасында узучы “Ягымлы яз” конкурсына тәкъдим иттек. Бу бик уңышлы номер булды. Региональ турга узып, Казан шәһәре белән беренче танышу да шунда булды, чөнки бу чара Камал театрында узды. Ә инде 2000 нче елда мин һава гимнастикасы буенча балалар студиясен ачтым. Анда тренер булып эшләдем, ә цирк артисты булу хыялы җибәрмәде, ләкин 27 яшьтә цирк артист булырга соңдыр инде дип уйладым. Ләкин алай да, балачак хыялыма тугры калып, мин кечкенә күчмә циркка  һава гимнасты булып эшкә урнаштым. Ул вакытта без Чувашия, Марий Эл, Татарстанның барлык районнары буенча йөрдек. Татарстанны, Казанны шул вакытта бик яратып калдым. Алай гына да түгел – Казан миңа илһам чыганагы кебек булды. Ул вакытта егетем ташлап китте. Минем өчен бу фаҗигага тиң күренеш иде. Шул авыр хисләрдән, уйлардан арыну өчен дә мин Казанга еш килә башладым, монда дуслар, яңа шөгыльләр таптым. Бу матур, зур шәһәр үзеннән качып йөрүче кызны сыендырды. Казан цирк бинасы каршына машинам белән килеп туктап: “Эх, шушында эшләсәң иде!”– дигән хыяллар белән канатландым. Ләкин тормыш гел син дигәнчә генә бармый. Тормышым җимерелә башлады, бер-бер артлы сынаулар килде: егетем белән аерылышу, балалар студиясе ябылып, төркемсез калу. Шушы вакыйгаларга өстәп, Башкорстанның Бәләбәй районыннан кайтканда, машинам белән авариягә очрадым, машинасыз да калдым. Болар минем өчен бик кадерле иде, аларны берәм-берәм югалту миңа бик авыр булды. Бу халәттән чыгарга теләдем, ләкин алга таба ни эшләргә кирәклеген аңлый алмадым. Һәм беркөн миңа дустым шалтыратты. Казан циркына бер акробат кыз эзлиләр икән, барып карарга киңәш итте. Мин бу хәбәрне алу белән Казанга килдем, аларның бер номерында чыгыш ясадым һәм мине эшкә кабул иттеләр. Шундый сынаулар аша узып мин Казан циркы артисты булдым.

- Цирк артисты булу синнән ниләр таләп итә? Бик үзенчәлекле сәнгать төре бит...

- Беренче татар театры труппасының исеме “Сәйяр” дип аталганын белгәч, мин үземне дә “Сәйяр” дип атый башладым. Без Сәйярләр. Бу сүз безнең тормышыбызның асылын, мәгънәсен бик яхшы ача. Без дә бит бөтен дөнья буенча сәяхәт итәбез, яңа илләр, шәһәрләр белән танышабыз. Артистка бу юл әнә шундый мөмкинлекләр ача. Без төрле яшәү шартларына яраклаша алабыз. Бүген без тулай торакта яшибез, иртәгә аерым бүлмәдә, биш йолдызлы кунакханәдә дә тукталырга мөмкин. Бүген син гөрләп торган шәһәрдә, иртәгә син кечкенә бер авылда буласың. Минем өчен бу бик яхшы һәм төрле булган тормыш тәҗрибәсе. Иң зур минусы минем өчен ул туган якны сагыну, әлбәттә. Цирк артисты бернигә дә бәйле булырга тиеш түгел,  чөнки бергәләп программа эшләп бетергәч, дөнья буйлап гастрольләр башлана, бәйле булган артистка мондый тормыш, күченүләр бик авыр биреләчәк. Цирк артистының үзенчәлеге дә шунда: ул бер бинага теркәлеп эшләми, ул билгеле оешмага теркәлә. Сәйяр булу – һәрвакыт сәяхәттә, сәфәрдә йөрү, төрле илләр белән килешүләр төзү нигезендә эшләү – бу цирк артисты эшенең табигате.

- Казанны син циркы өчен генә яратмыйсың, Галиәсгар Камал театрына булган мәхәббәтең турында сөйлә әле...

- Әйе, бу мәхәббәт 2016 нчы елда башлангандыр. Миңа мондагы атмосфера ошады, сәхнә артында, сәхнәдәге мизгелләр минем өчен  онытылмаслык булды. Циркта шаулап-гөрләп үткән “Печән базарында” тамашасын без Камал театры артистлары белән берлектә эшләдек. Моңарчы театр сәнгате белән ул кадәр тирән кызыксынуым юк иде, ләкин бу программа, бу мохиттән соң миндә татар театрына карата зур кызыксыну уянды. Бу бик сәер хис иде, 8 ел узгач Камал театры белән инде тамашачы буларак кабаттан күрештек. Иң беренче караган спектаклем “Тормышмы бу” иде. Миңа бик ошады, искиткеч тирән спектакль, шулай итеп, театрга йөрүләрем ешайды.

- Казанга мәхәббәт, Казан циркында эшләү, Камал театрының даими тамашачысы булудан рухи азык, илһам алу – татар теленә кызыксынуны шулар уяттымы синдә, телне өйрәнергә нәрсә этәргеч бирде?

- Казан циркында эшләгән иң беренче тамаша – “Печән базарында” иде. Программада актёрлар Габдулла Тукай әсәрләрен укыдылар – бу цирк, театр сәнгате һәм нәфис сүз синтезы мине бик рухландырды. Атлар белән чыгышта Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре укылды. Мин бу вакытта манеж артында басып торам, экранда шигырьнең тәрҗемәсе күренә, мин елый башладым, чөнки бу шигырь минем халәтемә, Казанга, Казан циркына килү тарихыма тәңгәл иде. Татар теленә кызыксыну да Тукай иҗаты аша барлыкка килде дип әйтә алам. Артистлар тарафыннан бу шигырьләрне тыңлагач, ишеткәч татар теле белән якынрак танышасым килде. Татар телен өйрәнергә шушы вакыйгалар этәргеч булгандыр.

- Лингвист буларак, берничә тел белүче буларак әйт әле, татар теле синең өчен нинди тел ул?

- Институтта укыган вакытта укытучылар безгә аглютинатив телләр турында сөйләделәр, әлбәттә. Татар теле минем өчен ул мәрҗән кебек. Күптөрле аффиксларны, мәрҗән җыйган кебек, бер бауга тезеп, сүзләр җөмләләр тудырасың. Миңа татар теленең структурасы, сүз ясалышы модельләре бик ошый.

- Татар сәнгате турында нинди фикерләр синдә?

- Институтта укыганда диплом эшем өчен мин бик кызыклы тема сайладым: “Текст буларак шәһәр” дип атала иде ул. Бу гадәти булмаган концепция миңа бик ошады. Асылында шәһәрне текст буларак уку ята. Шәһәр ул хәбәрләр системасын тәшкил итә: урам исемнәрендә, күренекле шәхесләрдә, шәһәр тарихында. Миңа бу бик зур тәҗрибә булды. Мин яңа шәһәргә килгәч, шул текстны укырга тырышам. Казанда исә мин театр сәнгатенең бай булуын күреп алдым. Күп урамнарның театр шәхесләре исемнәре белән аталуы һәм казанлыларның театрга яратып йөрүе сизелә. Гомумән әйткәндә, татар сәнгате, татар теле кебек үк бик бай һәм аның бер үк вакытта милли, традицион һәм заманча була алуына мин бик сокланам. Мин моны театр, цирк эшчәнлегендә ачык күрәм. Театр репертуарында бер үк вакытта тарихи һәм заманча, яшьләр тормышын чагылдырган спектакльләр булуы моңа дәлил. Шулай ук Казан дәүләт циркының яңа тамашасы миңа бик ошады. Моңарчы милли цирк программасы юк иде әле. Мин татар кызы булмасам да, татар сәнгатенең шундый зур үсештә булуы белән горурланам.

- Татар кешесе нинди ул?

- Татар кешесе турында бер стереотип яши. Татарлар бик хәйләкәр диләр. Әмма мин килешмәс идем, бу гыйбарә миңа ошамый, чөнки Казанда аралашкан дусларым-татарларым алар бик тату, дустанә, ихлас күңелле, бик кызык, бик бай күңелле кешеләр. Минем өчен кешеләрдә булган иң мөһим сыйфат ул – ихласлык. Татар дусларым миңа авыр вакытларда бик күп ярдәм иттеләр, мин аларны бик кадерлим һәм хөрмәт итәм.

- Уңышлар сиңа, Мария!

 АВТОР – НУРИСӘ СӘГЪДИЕВА

Фотолар Мария Двинскаяның шәхси архивыннан.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021