Логотип
Хәбәрләр

Казан консерваториясендә унберенче тапкыр «өр-яңа музыка» яңгырады

22 декабрьдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында «өр-яңа музыка» яңгырады. Тамашага килгән сәнгать сөючеләр югары курс студентлары, консерватория аспирантлары тарафыннан тәкъдим ителгән әсәрләрне ишетә алды.

22 декабрьдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында «өр-яңа музыка» яңгырады. Тамашага килгән сәнгать сөючеләр югары курс студентлары, консерватория аспирантлары тарафыннан тәкъдим ителгән әсәрләрне ишетә алды.

Концерт башланганчы, иң элек һәр тамашачыдан QR-код сорадылар. Шуннан соң Кече залда көтелгән тамашаның иң үзенчәлекле көйләре яңгырады. Концертның исеме дә «Өр-яңа музыка. Әңгәмәләр. 21 сезон», - дип атала иде. Шуңа күрә яңгыраган көйгә һәр кеше дә тиз «кереп китмәде» әле. Берничә концерт номерыннан соң, алкышлаучылар саны артканнан-арта барды. Арткы рәтләрдән «Браво!» - дигән тавышлар ишетелде.

Тамашада Л. Берио, Д. Лигети, А. Пярт, А. Шнитке В. Сильвестров, С. Гобәйдулина, В. Тормис – композиторлар иҗаты бөтенләй икенче яктан ачылды. Концертны алып баручы әлеге чараның музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Ольга Скепнерның «ХХ гасырның икенче яртысы – ХХІ гасыр башы музыкасы» дисциплинасы буенча лекцияләре автор курсы кысаларында узуын ассызыклады. Концертта консерватория студентлары, халык уен кораллары оркестры (дирижер – И.Дудкин), дирижер-хор факультетының җыелма хоры да катнашты.

Оештыручылар әйткәнчә, әлеге курс буенча концерт быел унберенче тапкыр уздырыла икән. Концерт үз эченә чит ил һәм илебез композиторлар әсәрләрен ала. Соңгы елларда бу проектның уңышы тулы заллар, профессиональ музыкантларда гына түгел, ә тамашачы тарафыннан «югары сәнгать»кә булган кызыксынуда да күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк