Казан циркының элеккеге директоры вафат

Казан циркының элеккеге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Шәрифуллин вафат. Циркның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Дамир Шәрифуллин 25 ел дәвамында цирк белән идарә иткән.
«Бу елларда ул Казан циркының дәрәҗәсен күтәрү өчен барысын да эшләде. Казан циркына дөньякүләм билгеле йолдызлар килеп чыгыш ясады. Бик күп артистлар Казан циркына килеп эшләргә хыялланды», диелә хәбәрдә.
Дамир Шәрифуллин җитәкчелек иткәндә балалар өчен цирк мәктәбе ачылды.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Солтан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте