Логотип
Хәбәрләр

Казанда Гафури исемендәге Башкорт театры гастрольләре башланды

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры «Бөйрәкәй» спектакле белән Казанда Зур гастрольләрен ачып җибәрде.

Гастрольнең беренче көнендә спектакль Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада уйналды. Спектакль алдыннан Гафури театры һәм Камал театры җитәкчелеге сәхнәгә чыгып тамашачыларны сәламләде.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының директоры Зиннур Сөләйманов:

«Бу – якын дусларның көтеп алынган очрашуы. Без сезгә үзебезнең күңелебезнең бер өлешен, артистларыбызның, режиссёрларыбызның, бөтен иҗади коллективның йөрәк җылысы салынган спектакльләрне алып килдек. Түкми-чәчми генә уй-фикерләребезне, эчке моңнарыбызны сезгә күрсәтергә булдык», – диде. 

 

10-16 ноябрь Башкорт театры Казан тамашачысына 8 спектакль күрсәтә. Гастрольләр «Большие гастроли» Федераль программасы кысаларында үтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021