Казанга яңа статус?

Казанга яңа статус бирелерме? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына республиканың Россия территориясендә ислам таратудагы роле турында бәян итте.  Казанга махсус статус бирергә тәкъдим итте. «Төркем утырышы барышында Президент 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән басылуның истәлекле датасы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре“дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искә төшереп узды», — диде президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Бүген Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә уза торган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышын ачты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
876
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы