Логотип
Хәбәрләр

«Көчкә исән калдым»

Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак яшәп калдым мин анда...

Ана булу – һәрбер хатын-кызның олы бурычы һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләге. Татар эстрадасы артистлары арасында күп балалы әниләр аеруча игътибар үзәгендә. Аларның тыгыз сәхнә эшчәнлеге белән белән зур гаилә булдырулары сокландыра.

Популяр парлы дуэт Алсу-Азат Фазлыевлар да узган елны ике малайга иптәшкә төпчек кызларын алып кайтты. 3 бала әнисе Алсу үзенең йөкле вакытларын искә алып, Инстаграмга пост язган. (Текст үзгәртелмәде).

«12 ел элек мин Аязыбыз белән авырлы идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да. Аеруча кишергә исем китте. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап беткәч, бишәр-унышар кило итеп кибеттән алып кайта идек. Йөклелек чагында әйбәт ашагачмы, балам да зур авырлык белән туды, 4 килограммнан артык иде.

Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. 6 нчы айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Соңгы бәйрәмне алып баргач, өстемнән шундый зур йөк төшкән кебек булды...

Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та, карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40ка кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, арбуз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температура сәбәбе башка булды бала тапканнан соң воспаление киткән булган. Бик каты авырдым, ике атна 40 температурасы белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак яшәп калдым мин анда. Ужас булды ул.

Минем хәлемне күреп, күпләр: «Кыз булачак!» – дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта күпчелек җиләк-җимеш кенә ашадым. Хәтерлим, әнинең туган көненә җыелдык. Әле бер кеше дә белми иде минем йөкле икәнемне, әмма хәләтемне күреп, барысы да аңлап алдылар. Аннары, подружка туган көненә чакырды: «Алсу, син яраткан каз итен пешердем», – ди. Ул да белми авырлы икәнемне. Ул каз итен ашау түгел, аңа карый да алмыйм. «Эльвира, тамагым тук, ашыйсым килми, каз итен өйгә төреп җибәр әле, аннары ашармын», – дип сорап алдым.

Баланың җенесен бит соңгы көнгә кадәр яшәреп йөрдек. Әмма токсикозымны күреп бар кеше дә бертавыштан: «КЫЗ!» – диделәр. Шулай да мин кыз туасына ышанмый идем, миннән малайлар гына туар төсле иде...

Ә хыяллар чынга аша икән. Аллага шөкер, алма кебек өч сабыем, өч бәхетем бар», – дип хатирәләрен яңарта артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк