Логотип
Хәбәрләр

«Кече кызыма өч яшь, ә зурысы — тиздән пенсионер»

72 яшьлек Ренат Ибраһимов үзенең сигезенче баласы һәм яшь хатыны белән тамашачыларын таныштырды.

72 яшьлек Ренат Ибраһимов үзенең сигезенче баласы һәм яшь хатыны белән тамашачыларын таныштырды.

Җырчы сигез ел элек үзеннән 40 яшькә яшьрәк кызга өйләнде. Бу — артистның өченче никахы иде, аның алдагы никахларыннан 3 баласы бар. Яшь хатыны Светлана Миннеханова белән аларның 5 сабыйлары туган.

Шушы көннәрдә җырчы Ренат Ибраһимов «Привет, Андрей!” тапшыруында катнашты. Анда ул кече кызының да өйдә тууы хакында сөйләде. Гаиләләре зур булса да, хатынының беркемнән ярдәм көтмәве, барысына да үзе өлгерүе хакында әйтте җырчы. Әлбәттә, хатынының әти-әниләре һәм җырчы үзе дә булыша, тик балалары өчен алар нянялар тотмыйлар икән.

– Хәзер минем сигез балам бар. Иң кече кызыма өч яшь, ә зурысы тиздән пенсионер булачак, — дигән ул тапшыру барышында.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк