Логотип
Хәбәрләр

«Күңел әле дә ышанмый...»

Җырчы Зөлфия Минхаҗева кайгысы белән уртаклаша. Быел җәй көне аның бертуган энесе вафат булган.

Җырчы Зөлфия Минхаҗева кайгысы белән уртаклаша. Быел җәй көне аның бертуган энесе вафат булган. Аның якты истәлегенә багышлап җырчы шигырь иҗат иткән.

«Быел җәй туганнан туган энем Марат арабыздан китеп барды. Аңа бүген нибары 39 яшь тулган булыр иде. Шат күңелле, алтын куллы егет иде. Күңел әле дә ышанмый...Тыныч йокла,энем. Син безнең күңелләрдә мәңгегә. Бу юлларны сиңа багышладым:

Калдың син еракта
Күңелле балачак.
Мәшәкать белмәгән
Ваемсыз рәхәт чак.

Чыбыктан ясалган
Кармаклы балачак,
Вак балыкка хәтта
Шатланган булган чак.

Сап салкын инештә
Су ерган балачак,
Сәпиттән егылып,
Тезләрне ерткан чак.

Яңа мичтән чыккан
Коймаклы балачак,
Кайнатма ягылган
Ипиле балачак.

Шәһәрдә үссәк тә
Авыллы балачак.
Әбиле, бабайлы
Бәхетле булган чак.

Печәнле,утынлы,
Мунчалы балачак,
Җиләкле,гөмбәле,
Урманлы балачак.

Апалы-энеле,
Абыйлы-сеңелле
Балачагым илен
Сагынган бер мәле...

Еракта калдың шул
Бәхетле балачак.
Бәхетле ул шуңа –
Барыбыз исән чак!»

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Быел җәй туганнан туган энем Марат арабыздан китеп барды. Аңа бүген нибары 39яшь тулган булыр иде. Шат күңелле, алтын куллы егет иде. Күңел әле дә ышанмый...Тыныч йокла,энем. Син безнең күңелләрдә мәңгегә. Бу юлларны сиңа багышладым: Калдың син еракта Күңелле балачак. Мәшәкать белмәгән Ваемсыз рәхәт чак. Чыбыктан ясалган Кармаклы балачак, Вак балыкка хәтта Шатланган булган чак. Сап салкын инештә Су ерган балачак, Сәпиттән егылып, Тезләрне ерткан чак. Яңа мичтән чыккан Коймаклы балачак, Кайнатма ягылган Ипиле балачак. Шәһәрдә үссәк тә Авыллы балачак. Әбиле, бабайлы Бәхетле булган чак. Печәнле,утынлы, Мунчалы балачак, Җиләкле,гөмбәле, Урманлы балачак. Апалы-энеле, Абыйлы-сеңелле Балачагым илен Сагынган бер мәле... Еракта калдың шул Бәхетле балачак. Бәхетле ул шуңа- БАРЫБЫЗ ИСӘН ЧАК! З.Минһаҗева. 2020. #зульфияминхажева #зөлфияминһаҗева #золфияминхажева

Публикация от Зульфия Минхажева (@zulfiya_minhajeva)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк