Логотип
Хәбәрләр

«Күңел әрни...»

Әнвәр Нургалиев шушы ялларда туган авылына кайткан. Авылда төшергән видеосын ул инстаграм сәхифәсендә урнаштырган. Күңел әрни, ди җырчы...

Әнвәр Нургалиев шушы ялларда туган авылына кайткан. Авылда төшергән видеосын ул инстаграм сәхифәсендә урнаштырган. Күңел әрни, ди җырчы...

«Хәерле көн, дусларым! Кичә Җимешем белән икәү генә авылга кайтып килдек. Андагы матурлык. Ә күңел әрни, башта уйлар, бу дөньяда бер әйберне дә кире кайтарып булмый шул.

Без, татар-башкорт балалары, башкача тәрбияләнгән. Әниләр исән чакта кочаклап, яратып, иркәләнә белмибез, күңел белән яратабыз. Әни исән чакта мин аңа: «Әни, мин сине яратам», – дип әйтә алмадым, бик үкенәм шуңа, больницада ятканда, телсез калгач, ул да миңа нәрсәдер әйтергә тырышты, ләкин мин аңлый алмадым.

Әле булса көн дә әйтер идем. Әнием, бәгърем, яратам сине, бердәнберем дип... Ә вакытны кирегә әйләндереп булмый... Вакыт узган саен яра төзәлә, диләр, миңа калса, ул тирәнәя генә. Жәлләмәгез әниләргә җылы сүзләр. Әниләрне башка ясамыйлар...» – дип язган ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энвэр,сез генэ тугел. Мина калса 100% нын ин куп дигэндэ 10% ы гына эйтэ аладыр мина калса андый матур,гомер буе коткэн сузне. Эйе улем нигэдер гел укенечле булып кала. Купме кешедэн ишеттем,узебезнен дэ баштан утте. Кунел жылый,эрни ну хэрвакыттагыча ни эшлэптер сон була.