Логотип
Хәбәрләр

«Кеше сагынып каршы алсын»

Хәмдүнә Тимергалиева кайбер артистлар турында кискен фикерен әйтә.

«Инстаграмда кайбер җырчыларыбыз капка астыннан иртәдән кичкә кадәр узган-барган кешегә өреп яткан эткә әйләнде. Ул кешене туйдыра, биздерә. Кеше сагынып каршы алсын», – ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Язылучылар да җырчының сүзләрен хуплап комментарийлар яудыралар: «Эстрадада клоуннар күбәйде хәзер. Ни җырлауларының рәте юк, ни сөйләүләренең. Сәхнә буйлап сикереп йөреп күңелне кайтаралар».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк