Логотип
Хәбәрләр

КФУда түләүсез татар теле курсларына теркәлү башланды

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында түләүсез татар теле курслары ачыла. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләр 17 сентябрьдә башл...

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында түләүсез татар теле курслары ачыла. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр 17 сентябрьдә башлана, электрон язылу башланды инде. Татар теле курсы өч айга, 14 декабрьгә кадәр каралган.

Анкета тутырганда үзеңә җайлы график — иртәнге яки кичке вакытны билгеләргә була. Дәресләр атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 - 10.00 сәгатьләрдә һәм кичен 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә уза. Гариза биргәндә шулай ук телне белү дәрәҗәсен күрсәтергә, паспорт күчерелмәсен тапшырырга кирәк була.

Татар-Информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк