Логотип
Хәбәрләр

Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш ярышларына килүчеләр юк диярлек, бу хәл мине бик борчый

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында көрәшне популярлаштыру юлларын билгеләү максатыннан утырыш үткәрелгән, анда билгеле көрәшч...

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында көрәшне популярлаштыру юлларын билгеләү максатыннан утырыш үткәрелгән, анда билгеле көрәшчеләр, татар көрәше темасын яктыртучы журналистлар катнашкан. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтте. 

“Көрәш ярышларын карарга килүче кеше бик аз, юк диярлек. Бу хәл мине бик борчый. Нигә кеше килми?" - дип борчылуын җиткерде Хәлил Шәйхетдинов. Ул көрәш ярышларын төрле ысуллар белән популярлаштырып булуын әйтте. "Беренчедән, күп кеше кайда һәм нинди көрәш ярышы булуын белми. Икенчедән, ярышларга районнардан яшь көрәшчеләрне, көрәш сөючеләрне автобуслар белән алып килергә кирәк. Бөтендөнья турнирларда тамашачылар арасында лотерея уйнатып та көрәш ярышларына игътибарны арттырып була. Ярышларны кызыклы итү өчен, профессиональ фотограф чакырып, көрәшчеләр белән фотосессия оештырырга була. Тамашачылар аз килә, ә асылда тамашачылар залында кешеләргә урын җитмәскә тиеш. Көрәш – ул ярыш кына түгел, көрәшне безнең мәдәният итеп карарга кирәк”, - дип аңлатты ул.

Утырышта катнашкан журналист Айдар Шәймәрданов "Татар-информ" хәбәрчесенә көрәшне популярлаштыруның мөмкин булган ысулларын санап узды. Аның фикеренчә, көрәшкә дә, көрәшчеләр стиленә дә үзгәрешләр кертергә кирәк. “Көрәш – татарларның төп спорт төре. Утырышта журналистлар татар көрәшенә реклама ясау, конкурслар оештыру идеяләре белән чыктылар. Сабантуйларда гына көрәшү түгел, башка форматларга да чыгу турында әйттеләр", - диде Шәймәрданов.

Айдар Шәймәрданов утырышта татар көрәшенең информацион яктан аксавы, мәгълүмат чараларында аның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавын билгеләп үтте. "Татар халкы үсә, шул сәбәпле көрәшчеләрне дә кием, стиль ягыннан яңартырга кирәк. Төп асылын саклап калырга, яки үзгәрешләр кертергә кирәк. Көрәшне тамашачыга кызыклы, билет сатып алып керә торган спорт төренә әйләндерү безнең төп максатыбыз булып тора”, - диде Айдар Шәймәрданов.

  • Татар көрәшенең тиешенчә популяр булмавы мәсьәләсе быел мартта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә күтәрелде. Татар көрәшен популярлаштыру өчен аны сәнгатькә якынайтырга кирәк дигән фикерне көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Бу нисбәттән ул татар көрәшен яктыртучы журналистларны да активрак эшләргә өндәде. “Көрәш турында аның фанаты булган журналистлар яза. Әйтик, мәдәни темаларны язучы журналистлар да килсен иде ярышларга. Бүтән күзлектән карарсыз, мәдәни ягына күз салырсыз”, - дип тәкъдим итте ул.
  • Татар көрәшен популярлаштыру әһәмияте турында Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та фикерен әйтте. Ул көрәшне популярлаштыру өчен милли, спорт җанлы, аңа мөкиббән, хөрмәт белән карый торган шәхесләр күбрәк кирәк, диде. “Көрәш - безнең милли традицияләребезне үстерү, телне саклау. Татар көрәше - ул спортның дәрәҗәле, матур төре. Дөрес, халыкның аны кабул итүен, тамашачының аны яратуын арттырырга, бу максатка ирешергә кирәк", - дип белдерде ул "Татар-информ"га биргән интервьюсында.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк