Логотип
Хәбәрләр

Халык борчыла: Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән!

Илсөя Бәдретдинованы тамашачылары «югалткан». Бу көннәрдә аңа «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың?», «Нигә прямой эфирга чыкмыйсың?», ‒ дип бик күп хатлар килә икән.

Үзизоляциядәге халыкка өйдә утыру күңелсез булмасын дип күп кенә татар артистлары тамашачылары белән элемтәне өзмәскә тырыша. Артистларыбыз шушы көннәрдә Инстаграм социаль челтәрендә туры эфирлар һәм онлайн концертлар куюны кулай күрә.

Шушындый концертны инде Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Илназ Сафиуллиннар оештырды. Һәрбер җырчының үз тыңлаучысы булу сәбәпле, яраткан артистларыннан онлайн концерт көтүче тамашачылар да юк түгел.

Илсөя Бәдретдинованы да тамашачылары «югалткан» бит. Бу көннәрдә аңа «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың?», «Нигә прямой эфирга чыкмыйсың?», ‒ дип бик күп хатлар килә икән.

Әмма Илсөя Бәдретдинованың җавабы тамашачыларны кабат борчуга сала: «Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә... Аксак-туксак елмаеп кына йөрим. Менә җайланып бетим генә әлеее...» ‒ дип язган артист үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Илсөя Бәдретдинованың тизрәк савыгып, безне үзенең ягымлы тавышы белән кабат сөендерүен телибез. Сәламәт булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк