Логотип
Хәбәрләр

ХАЛЫК ХОРЫНА - 55!

Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, шагыйрь Газинур Морат, журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов һ.б

Быел Казан федераль университетының Татар халык хоры оешуына 55 ел, аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан 23 апрель 15.00 сәгатьтә КФУның актлар залында (Кремль урамы, 18) «Гомер – бер мизгел» дип исемләнгән юбилей концерты узачак.

«55 ел үзе бер кеше гомере инде ул. Бераз куркыта, әмма мин үҗәт кеше. Юбилей концертында тарихи кадрлардан торган фильм һәм тамашачыларга миннән махсус бүләк тәкъдим ителәчәк. Программада яңа әсәрләрдән инглиз телендә «Oh, I can’t sit down" җыры, рус телендә «Кичке моң» һәм татар телендә «Казах кызы сөйгәнем» җырлары яңгыраячак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Юбилей кичәсен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барачак.

«Юбилей концертында үземнең эшкәртүдә татар халык җырларына тезмәләр дә башкарылачак. Моннан тыш, «Хәят» һәм «Былбыл» вокаль төркемнәре солистларының чыгышы көтелә. Максатым – яшьләрдә халык җырларына, татар композиторлары әсәрләренә тирән мәхәббәт уяту. Музыкаль яктан зәвыкларын формалаштыру», – диде Ирнис Рәхимуллин.

  • Казан университетының Татар халык хоры - һәвәскәр студентлар хоры коллективы, Казан федераль университетының вокаль иҗат коллективларының берсе, бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр конкурслары һәм бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты. Казан университетының хор капелласы белән беррәттән, Казанның иң борынгы студентлар хоры булып санала.
  • Хор 1967 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
  • Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, шагыйрь Газинур Морат, журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов һ.б
  •  

Чыганак ТИ

Фото ТИ Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк