Логотип
Хәбәрләр

«Хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш»

Гөлназ Сәфәрова белән интервьюдан өзек.

Гөлназ Сәфәрова белән интервьюдан өзек.

– Гөлназ, барысына ничек өлгерәсең, вакытны ничек дөрес итеп бүләсең?
– Өстемә артык күп эш тә алам бугай кайчак. Өлгерермен дип уйлыйм да, аннары барысы бергә өелә. План белән яшим. Атнам, көнем бер ай алдан планлаштырылган. Кичектергесез эшләр килеп чыкканда, дусларым ярдәм итә. Әйтик, тиз арада сәхнә күлмәкләрен юдыртып алырга кирәк икән, моны шул көнне үк эшләп бирүче танышларым бар. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бөтенесенә дә өлгерәм. Әти-әнидән, туганнарымнан башка авыр булыр иде. Аларга зур рәхмәт. Әни улыбыз Айданны тәрбияләүгә аеруча зур өлеш кертә. Ул мәктәптәге яңалыклардан да хәбәрдар. Документация эшен, килешүләрне ирем алып бара. Бу – җаваплы, җитди эш.

– Аналитик, тәҗрибәле журналист Миңназыйм Сәфәровның кызы булу икеләтә бәхеттер?
– Әлбәттә, әтинең бәясе минем өчен мөһим. Сценарийлар язганда, хәтта «Инстаграм»да пост куйганда да теманы әти белән киңәшләшәм. Ул мине кечкенәдән мөстәкыйль фикерләргә өйрәтте. Язма әзер булгач, баш исем табарга булыш, дип ярдәм сорап килә идем. Ә ул: «Уйла, 10 баш исем тап, берсен сайлап алырбыз», – ди. Һәрчак таләпчән булды

– Заманча хатын-кыз нинди булырга тиеш дип саныйсың?
– Хатын-кыз үз милләтенә, халкына хезмәт итәргә тиеш. Хатын-кыз – туган телне, гореф-гадәтләрне сак-лаучы. Аның өчен беренче чиратта гаилә, баласына тәрбия бирү. Салынган орлыкларга су сибеп торучы ул – хатын-кыз. Аның уңышка ирешкән, камилләшкән булуы да мөһим. Шул чакта гына ул канәгатьлек хисе тоячак, ирекле фикерли алачак. Моның өчен җитәкче булырга димәгән, һәр кеше үз өлкәсендә оста. Кемдер табиб, әйбәт сыер савучы, тәҗрибәле укытучы. Көнләшү һәр кешегә хас. Әмма башкалар тормышына кызыкмыйча, үзеңнекен булдыру күпкә кыйммәтрәк. Хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш. Мин – гаиләдә бөтенләй икенче кеше. Иремнең сүзенә һәрчак колак салам. Аның фикере бик мөһим. Ул акыллы. Әтигә охшаган. Дөрес, буйсыныр өчен ирең моңа лаек булырга тиеш. Эчкече, кыйный торган, ялкау ирләргә баш иеп яшәмәвең яхшырак.

Тулырак: Ирек мәйданы

Фото: @saffarka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк