Логотип
Хәбәрләр

«Хәерле көн!» спектакленнән мизгелләр

12 февраль көнне «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрында сабый балалар өчен «Хәерле көн!» дип аталган бәби-спектакльнең татар телендәге пресс-показы булды.

12 февраль көнне «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрында сабый балалар өчен «Хәерле көн!» дип аталган бәби-спектакльнең татар телендәге пресс-показы булды.

Драматург Илгиз Зәйниев яңа бәби-спектакль жанры һәм әлеге спектакль хакында:

– Бәби-спектакль жанры Европада туып, Россиягә килгән. Бүгенге көндә Татарстанда да актив үсеш ала башлады. Бәби-спектакльнең төп максаты ‒ нәни балаларны кече яшьтән үк театр белән таныштыру, аларга чын могҗиза дөньясын күрсәтү.

Спектакльне куян булып киенгән өч артист алып бара.  Әти-әниләр йомшак урындыкларда, ә балалар төрле төстәге заманча эшләнелгән кечкенә капчыкларда утырып карады. Моннан тыш, шуны да билгеләп китәргә кирәк, спектакльдә сабыйларның үзләренә дә катнашырга мөмкинчелек тудырылган. 40 минут эчендә алар бергәләп күңелле музыка астында физик күнегүләр, рәсем ясарга, уенчыклар белән уйнарга өлгерде. Спектакльнең сюжеты буенча, геройлар кул юарга тиеш, нәни тамашачыларга да суда кулларын чылату каралган. Бу, әлбәттә, күңелле күренеш. Тик шулай да спектакль аз барган кебек тоелды, тиз арада бетүен сизми дә калдык.

ТНВ телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова да кызы Мәрьям белән спектакль карарга килгән. Ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

Дөресен генә әйткәндә, мин спектакльне моның кадәр булыр дип көтмәгән идем. Бигрәк тә интерактив булды! Артистларның балалар белән эшләүләре мактауга лаек. Балалар ул процесска кереп китә, алар белән бергә үзебез дә әкият дөньясына сәяхәт кылабыз. Барлык танышларыма, дусларыма киңәш итәр идем.

«Хәерле көн!» спектакленең премьерасы 22 февральдә булачак.

Мәкалә КФУ студенты Ралинә Загидуллина тарафыннан язылган

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк