Логотип
Хәбәрләр

«Хезмәтемне хөрмәт итегез!..»

Танылган алып баручы Илшат Вакказов шушы көннәрдә үзе белән булган күңелсез хәл турында инстачыларга сөйләде.

Танылган алып баручы Илшат Вакказов шушы көннәрдә үзе белән булган күңелсез хәл турында инстачыларга сөйләде.

«Көзнең бер көнендә мине чакырдылар туй алып барырга, предоплата керттеләр. Мин датаны язып куйдым, шәп мин әйтәм. Аралашып тордык, барсы да яхшы иде. Шушы көннәрдә вотсапка смс килә, без сезне чакырмыйбыз, акчаны кире кайтарыгыз, дип.

Беренчедән, предоплата кире кайтмый, ул көнгә берничә кешегә отказ бирелде!

Икенчедән, мин түгел, заказчиклар үзләре отказ бирделәр!

Өченчедән, ул көнгә әле минем заказ буламы, юкмы?

Бәлки күп кенә алып баручыларның мондый хәлдә калганнары бардыр?

Андый пычрак сүзләр белән эндәшмәсәгез дә була иде инде», – дип уртаклашты ул.

Моннан тыш, Илшат тамашчылардын аны һәм аның хезмәтен хөрмәт итүен сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк